Онлайн трансляция

Свернуть

«Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсе АСЕАН кунакларын җыйды

«Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсе АСЕАН кунакларын җыйды

https://tnv.ru

18 Июнь 2026, 10:10

8

0

«Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсе АСЕАН кунакларын җыйды
Саммитта Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән катнашучылар өчен безнең республика - хезмәттәшлек өчен кулай төбәкләрнең берсе. Моны "Татарстанда җитештерелгән" күргәзмә дәллилли.

Бу көннәрдә ул Казанның Уникаль осталык үзәгендә эшли. КАМАЗлар, авыл хуҗалыгы техникасы, су һәм һава транспорты - республиканың 90нан артык компаниясе үз эшләнмәләрен тәкъдим итә. Татарстанның максаты - чит илләр белән эшләү тәҗрибәсе булган оешмаларны бер урынга җыю һәм АСЕАН саммиты делегатлары белән очраштыру. Безнең икътисад, сәнәгатьтәге казанышлар белән беренчеләрдән булып бүген Вьетнам вәкилләре танышты.

Шулай ук күргәзмзне Рөстәм Миңнеханов карады. Тулырак Алия Сабирова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар