Онлайн трансляция

Свернуть

Пенза өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе: татар рухы һәм милли мирас | Адымнар

Пенза өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе: татар рухы һәм милли мирас | Адымнар

https://tnv.ru

29 Июнь 2026, 08:40

Пенза өлкәсе бер көнгә генә татар дөньясының үзәгенә әйләнде. Алар Россия күләмендә Авыл Сабан туен кабул итә.

Борынгыдан җирдә эшләп көн күргән Пенза татарлары өчен Сабан бәйрәме - тарихи әһәмияткә ия. Монда 74 меңнән артык милләттәшебез яши. 43 татар авылы бар. "Халкыбызга тугры булу, рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, ата-бабаларыбыз мирасын киләсе буыннарга тапшыру - уртак бурычыбыз" икәнен билгеләп үтте Республика Рәисе. Рөстәм Миңнехановка Пензада татар җәмәгатьчелегенең ничек яшәвен күрсәттеләр. Муса Җәлил һәйкәле, мәчет, көрәш үзәге... Милләтнең рухын эчтән сакларга тырышу үрнәкләре бу.

Пенза җире Бөтенроссия авыл сабан туен икенче мәртәбә кабул итә. Губернатор Олег Мельниченко - татар мәдәниятен - шушы төбәктәге тарихи мирасның мөһим өлеше, дип атады. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшы дигәндәй, Алия Хәйретдинова репортажыннан башлыйбыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар