https://tnv.ru
29 Июнь 2026, 15:40
"Идел-пресс" нәшрияты оешуга 1 июльдә 55 ел була. Ул хәзер "Татмедиа" җәмгыяте карамагында эшли. Юбилей алдыннан безнең хәбәрчеләр нәшриятка юл тотты һәм буяу исе килеп торган китапларның кайда һәм ничек басылуын күреп кайтты.
"Идел-пресс" - Идел буе округында иң зурысы, илнең төп нәшриятлары исемлегенә керә. Елына монда 10 миллион китап, 18 миллионнан артык газета бастырып чыгаралар. Әле тагын дәреслекләр, буклетлар, сайлау бюллетеньнәре. Заман үзгәрә, технологияләр яңара, ә хезмәткә тугрылык элеккечә кала.
Бүлешергә
Комментарии 0