Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама районында 2026 елда 3 миллиард сумга 17 урамны яңартачаклар

Түбән Кама районында 2026 елда 3 миллиард сумга 17 урамны яңартачаклар

https://tnv.ru

30 Июнь 2026, 08:37

56

0

2026 елда Татарстанның Түбән Кама районында гомуми озынлыгы 39 чакрым булган 17 урамны яңарту күздә тотыла. Бу максатларга 3 миллиард сум бүленгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Дирекция единого заказчика Нижнекамска» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Раиль Ситдиков хәбәр итте.

Ремонт эшләре инде башланган. Подрядчы оешмалар берничә объектта актив рәвештә эш алып бара. Асфальт өслеген алыштырудан тыш, урамнарда яңа бордюрлар, юл билгеләре һәм светофорлар урнаштырылачак, тукталыш павильоннары яңартылачак, өстәмә яктырту системалары куелачак. Моннан тыш, тротуарлар тәртипкә китереләчәк һәм велоюллар салыначак.

Җиде муниципаль участокка 84 миллион сум бүлеп бирелгән. Чокырларны ямау эшләре 6 900 квадрат метрдан артык мәйданда башкарылган инде. Авыл юлларына 283 миллион сум юнәлдереләчәк, тагын 50 миллион сум вак таш-ком катнашмасы белән ремонтлауга тотылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар