Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ел башыннан 524 пассажир электр транспортында билетсыз йөреп тотылган

Казанда ел башыннан 524 пассажир электр транспортында билетсыз йөреп тотылган

https://tnv.ru

13 Июль 2026, 17:05

Казанда ел башыннан 524 пассажир электр транспортында билетсыз йөргән өчен җаваплылыкка тартылган. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык хокук бозучыларга карата беркетмәләр төзелгән, ә штрафларның гомуми суммасы 1 млн сумнан артып киткән.

Билетсыз йөргән өчен 2 500 сум күләмендә штраф каралган. Аны 60 көн эчендә түләргә кирәк. Түләү вакыты узган очракта, эш суд приставларына тапшырылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар