Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда халыкны ашыгыч кисәтү системасын 1600гә җиткерергә телиләр

Татарстанда халыкны ашыгыч кисәтү системасын 1600гә җиткерергә телиләр

https://tnv.ru

14 Июль 2026, 15:02

491

0

Татарстанда халыкны ашыгыч кисәтү системасын 1600гә җиткерергә телиләр
Татарстанда халыкны ашыгыч кисәтү системасы санын арттырырга җыеналар. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Илья Начвин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүген республика буенча 940 нокта эшли. Ел ахырына кадәр тагын 200 урнаштырылачак, ә киләчәктә аларның гомуми санын 1 600гә җиткерергә планлаштыралар. Сиреналар һәр торак кварталда пәйда булачак.

«Көчле тавышлар еш кына уңайсызлык тудыра, бигрәк тә төнлә, әмма бу эшнең бердәнбер максаты — республиканың һәр кешесен вакытында кисәтү һәм иминлеген тәэмин итү», — дип билгеләп үтте Начвин.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар