Онлайн трансляция

Свернуть

Бензинга чират аркасында эшкә соңга калырга ярыймы?

Бензинга чират аркасында эшкә соңга калырга ярыймы?

https://tnv.ru

15 Июль 2026, 10:49

873

0

Бензинга чират аркасында эшкә соңга калырга ярыймы?
Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе ТАССка хәбәр иткәнчә, АЗСлардагы озын чиратлар эшкә соңга калганда сәбәп булып саналырга мөмкин.

Ведомствода моны гадәттән тыш һәм "форс-мажор" хәл дип билгеләп үттеләр. Анда хөрмәтле сәбәпләр рәтенә шулай ук табибка ашыгыч мөрәҗәгать итү, табигый бәла-казалар һәм гадәттән тыш хәлләр керүен ачыкладылар.

ФНПР җитәкчегә соңга калу турында мөмкин кадәр тизрәк хәбәр итәргә һәм сәбәбен аңлатырга киңәш итә. Эш бирүче раслаучы документлар сорарга мөмкин.

Әгәр җитәкчелек аңлатманы кабул итмәсә, профсоюз форс-мажорны раслаучы документлар белән үз оешмагызга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар