https://tnv.ru
17 Июль 2026, 09:50
850
0

Бүген иртән Татарстанның Сарман районында Сарман — Яр Чаллы трассасының 41нче чакрымында су үткәрү торбасын су юып киткән. Шуның аркасында юлның бер өлеше җимерелгән, дип хәбәр иттеләр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Хәрәкәт 25 чакрым озынлыктагы әйләнгеч юл аша оештырылган.
Вакыйга автомобильчеләр күз алдында булган. Булган хәл видеога эләккән, кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.
Фото: МЧС РТ
Видео: соцсети, МЧС РТ

Бүлешергә
Комментарии 0