Онлайн трансляция

Свернуть

Озакка сузылган эсседән соң биолог гөмбәләрне җыюдан тыелырга киңәш итте

Озакка сузылган эсседән соң биолог гөмбәләрне җыюдан тыелырга киңәш итте

https://tnv.ru

21 Июль 2026, 15:30

278

0

Озакка сузылган эсседән соң биолог гөмбәләрне җыюдан тыелырга киңәш итте
Озакка сузылган эсседән соң кыргый гөмбәләр җыю киңәш ителми — хәтта ашарга яраклы төрләр дә сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новостига биолог Дмитрий Федоров сөйләгән.

Аның сүзләренчә, корылык вакытында гөмбәләр токсиннар туплый. Моннан тыш, эсседән соң гөмбәләрнең төзелеше дә үзгәрә.

"Эсседән соң гөмбәләр суга баеп китә, тизрәк кортлый, ә аларның йомшагы организм тарафыннан начаррак үзләштерелә. Нәтиҗәдә, традицион рәвештә ашарга яраклы булган төрләр дә ашказаны өчен авыр булырга мөмкин", — дигән Федоров.

Фото: magnific.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар