Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның Бөгелмә районы үсешенә 5 елда 7 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән

Татарстанның Бөгелмә районы үсешенә 5 елда 7 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән

https://tnv.ru

06 Август 2026, 16:00

6

0

Татарстанның Бөгелмә районы үсешенә 5 елда 7 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән
Татарстанның Бөгелмә районы үсешенә соңгы биш елда 7 миллиард сумнан артык акча тотылган. Бу чорда 614 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән. Бу хакта «Работаем на результат!» муниципаль форумында хәбәр иттеләр.

«Бердәм Россия»нең 25 еллыгына багышланган очрашуда Халык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре дә барланды. Төп доклад белән Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов чыгыш ясады.

Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да сүз алган.

Иң әһәмиятле уңышлар арасында юлларның сыйфаты, ике мәктәпнең рекордлы срокларда төзелүе һәм сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт ясау билгеләп үтелде.

2нче санлы лицей һәм 6нчы мәктәптә яңа корпуслар барлыкка киләчәк — һәр мәктәпнең мәйданы диярлек икеләтә артачак.

Фото: tatarstan.er.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар