Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов карары белән Республикада матәм игълан ителде

Рөстәм Миңнеханов карары белән Республикада матәм игълан ителде

https://tnv.ru

10 Август 2026, 08:48

579

0

Рөстәм Миңнеханов карары белән Республикада матәм игълан ителде
Рөстәм Миңнеханов карары белән Республикада матәм игълан ителде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүген иртән Татарстан янә дошман БПЛАларының кырыс һөҗүменә дучар булды. Массакүләм һөҗүм Түбән Кама юнәлешендә дәвам итә, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Һөҗүм җитештерү һәм гражданлык объектларына да ясала. Кызганыч, һәлак булучылар бар. Республика Рәисе оператив рәвештә мәгълүмат алып тора», — диде Галимова.

«Яңа өстәмә мәгълүматлар килеп торган саен, сезне оператив рәвештә хәбәрдар итеп торачакбыз», — дип өстәде Казан Кремле вәкиле.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүматны кайнар линия телефоны буенча белергә мөмкин: 8 (8555) 32-22-01.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар