https://tnv.ru
11 Август 2026, 15:42
15
0
Түбән Камада атналык киңәшмә БПЛА һөҗүмендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Исегезгә төшерәбез: 10 августта шәһәр пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүменә дучар булды. Нәтиҗәдә 13 кеше һәлак булды, 78 кеше җәрәхәтләр алды. Һәлак булучылар арасында Үзбәкстан һәм Таҗикстан гражданнары бар.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ватандашлары һәлак булу сәбәпле, Шәүкәт Мирзиёев һәм Эмомали Рахмонга кайгы телеграммалары юллады.
Хәзер Түбән Кама хакимияте әлеге илләрнең консуллыклары белән берлектә һәлак булучыларның җәсәдләрен Ватаннарына кайтару мәсьәләсен хәл итә.
БПЛА һөҗүмендә һәлак булучыларның гаиләләренә 2 миллион сум, зыян күрүчеләргә исә җәрәхәт авырлыгына карап 300 меңнән 600 мең сумга кадәр түләнәчәк.
Шәһәр предприятиеләре дә гаиләләргә матди ярдәм күрсәтәчәк һәм җирләүне оештыруны үз өстенә алачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0