Онлайн трансляция

Свернуть

Буа районында 51 яшьлек ир-ат ата-анасы йортына ут төртүдә шикләнелә: ике кеше һәлак булган

Буа районында 51 яшьлек ир-ат ата-анасы йортына ут төртүдә шикләнелә: ике кеше һәлак булган

https://tnv.ru

12 Август 2026, 10:10

12

0

Буа районында 51 яшьлек ир-ат ата-анасы йортына ут төртүдә шикләнелә: ике кеше һәлак булган
Татарстанның Буа районының Яңа Чәчкаб авылында узган төндә 51 яшьлек ир-ат, беренчел мәгълүматлар буенча, алкоголь эчемлеге тәэсирендә булып, әти-әнисе йортының бүлмәләренә тиз янып китә торган сыеклык сипкән һәм ут төрткән, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Янгын нәтиҗәсендә аның ата-анасы — 79 яшьлек ир-ат һәм 77 яшьлек хатын-кыз — һәлак булган. Ул үзе, хатыны һәм 16 яшьлек оныгы пешеп, җәрәхәтләр алып, Буа үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Тикшерүчеләр «Ике кешене җәмәгать өчен куркыныч ысул белән үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Шикләнелүче тоткарланган, хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар