Онлайн трансляция

Свернуть

Буа районында коточкыч фаҗига: Яңа Чәчкаб авылындагы янгында ике кеше һәлак булган

Буа районында коточкыч фаҗига: Яңа Чәчкаб авылындагы янгында ике кеше һәлак булган

https://tnv.ru

13 Август 2026, 11:35

196

0

Буа районында коточкыч фаҗига: Яңа Чәчкаб авылындагы янгында ике кеше һәлак булган
Узган тондә Буа районында коточкыч фажига килеп чыга. Тикшерүчеләр хәбәр итүенчә, Яңа Чәчкаб авылында 51 яшьлек ир-ат гаиләсе белән яши торган өйгә ут төртә. Бу вакытта эчтә - аның олы яшьтәге әти-әнисе, хатыны һәм 16 яшьлек улы булган.

Янгынны сүндергәндә 80 яшьлек әтисе һәм 77 яшьлек әнисенең мәете табыла. Хатыны, улы һәм ир-атның гомерен саклап калу өчен бүген көне буе табиблар көрәшә, әмма алар әлегә уңай фараз бирми. Чөнки 90% тән өслекләре янган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар