Онлайн трансляция

Свернуть

Питрәч районының Көек авылында төнлә янгын чыккан, 56 яшьлек ир-ат һәлак булган

Питрәч районының Көек авылында төнлә янгын чыккан, 56 яшьлек ир-ат һәлак булган

https://tnv.ru

14 Август 2026, 10:29

8

0

Питрәч районының Көек авылында төнлә янгын чыккан, 56 яшьлек ир-ат һәлак булган
Татарстанның Питрәч районы Көек авылында төнлә өч катлы йортның икенче катында бер бүлмәле фатир янган. Янгын мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән.

Сүндерү барышында караватта 56 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган. Янгынның башлангыч сәбәбе — тәмәке тартканда саксызлык, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Коткаручылар искәртә: сүндерелмәгән тәмәке төп йорт янгыннарының иң еш очрый торган сәбәпләренең берсе. Алар халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар