Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама районында питбайк катнашында юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер һәлак булган

Түбән Кама районында питбайк катнашында юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер һәлак булган

https://tnv.ru

20 Август 2026, 11:52

7

0

Түбән Кама районында питбайк катнашында юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер һәлак булган
19 август кичендә Татарстанның Түбән Кама районы Красный Ключ поселогында 17 яшьлек яшүсмер питбайкта идарәне югалтып, Советская урамындагы металл коймага килеп бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә яшүсмер җәрәхәтләр алган һәм урында ук вафат булган. Аның 18 яшьлек пассажир кызы төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте факты буенча процессуаль тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәләре прокуратура контролендә.

Фото: прокуратура РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар