https://tnv.ru
21 Август 2026, 13:30
5
0
Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә ике яшүсмернең гомере өзелә. Монда кичә кич белән 17 яшьлек егет белән 18 яшьлек кыз утырган питбайк юл читендәге киртәгә килеп кергән.
Егет фаҗига урынында ук һәлак була, пассажирын хастаханәгә алып киткәннәр - ул шунда үлә. Ни өчен бала йөртү хокукы булмаган килеш техникага утырган? Нинди тизлек белән барганнар? Моны хәзер инспекторлар ачыклый. Быел Татарстанда балигъ булмаган ике баланың әниләренә карата җинаять эше ачылган иде. Алар сабыйларына питбайк алган була. Чаралар күрелүгә карамастан, фаҗигалар исемлеге тулыланып тора. Нәфисә Минәҗева репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0