https://tnv.ru
25 Август 2026, 09:26
12
0
Биектаудагы 3нче Степная урамында шәхси гаражда янгын чыккан. Ут 12 квадрат метр мәйданны ялкынга чорнаган: бер катлы кирпеч корылма һәм аның эчендә булган «Тойота» автомобиле янып беткән.
Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар 84 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгын чыгу сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Урынга тикшерүчеләр килгән.
Фото: МЧС РТ

Бүлешергә
Комментарии 0