https://tnv.ru
25 Август 2026, 12:50
26
0
Казанда ягу сезонына әзерлек бара. Башкарма комитетта әле эшне башламаган да өч йортны атадылар. Алар белән аерым эшләячәкләр. Шул ук вакытта, күпчелек объектларның әзерлеге җитәкчеләрдә шик уятмый.
Капиталь ремонт барган йортларны гына контрольдә тотарга кирәк булачак. Икенче борчулы мәсьәлә - Казан халкының торак- коммуналь хезмәтләр өчен бер миллиард 600 миллион сумнан артык бурычы җыелган. Җылылык, ут белән тәэмин итүче оешмаларга түләргә акча җыелмагач, идарә оешмалары аерманы йорт фондыннан ала башлаган. Бу - биналарны карап тотуга ничек йогынты ясый? Инзилә Хөсәенова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0