Онлайн трансляция

Свернуть

Республика көне алдыннан Татарстан муниципалитетларына 100 автомобиль тапшырылды

Республика көне алдыннан Татарстан муниципалитетларына 100 автомобиль тапшырылды

https://tnv.ru

30 Август 2026, 10:50

10

0

Республика көне алдыннан Татарстан муниципалитетларына 100 автомобиль тапшырылды
Кичә, Республика көне алдыннан, «Казан Экспо» мәйданчыгында ТР муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Айрат Әхмәтшин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты, дип хәбәр итә Рәис матбугат хезмәте.

Быел муниципаль берәмлекләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм 4 Sollers SF5 микроавтобусы тапшырыла.

 "Үз эшебездә без муниципалитетларыбызга таянабыз: районнарга, шәһәрләргә, авыл җирлекләренә. Республикада барган барлык үзгәрешләр - барлык татарстанлыларның, һәр муниципалитетның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе", - диде республика Рәисе.

Ирек Фәйзуллин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген Россиянең күп кенә төбәкләре өчен үрнәк булып тора.

Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан башлап Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы президиумы карары нигезендә үткәрелә.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар