Онлайн трансляция

Свернуть

“Казан–Ульяновск” юлындагы коточкыч һәлакәт буенча суд утырышы узды

“Казан–Ульяновск” юлындагы коточкыч һәлакәт буенча суд утырышы узды

https://tnv.ru

01 Сентябрь 2026, 11:30

26

0

 “Казан–Ульяновск” юлындагы коточкыч һәлакәт буенча суд утырышы узды
Югары Ослан районы судында 4 кеше үлемендә гаепләнелүче Александр Латыевның тикшерү барышында кайда торачагы билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, 12нче августта - "Казан-Ульяновск" юлында котычкыч юл һәлакәте килеп чыга. Анда Кама Тамагыннан ике бала, әниләре һәм алар белән бер машинада булган пассажир хатын-кыз һәлак булган. Тикшерү материаллары буенча, фаҗигадә Фольсваген машинасы белән идарә иткән 54 яшьлек Александр Латыев гаепле дип шикләнелә. Ул янәсе каршы якка чыга һәм ике Лада машинасы белән бәрелешә.

Тикшерүчеләр аның руль артына исерек килеш утырганын ачыклаган. Ул тикшерү вакытында кайда булачак? Суд залыннан - безнең репортаж.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар