Онлайн трансляция

Свернуть

Лаеш районында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен уникаль комплекс эшли башлады

Лаеш районында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен уникаль комплекс эшли башлады

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2026, 16:50

4

0

Лаеш районында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен уникаль комплекс эшли башлады
Татарстанда - бөтен Россия коткаручылары өчен кирәкле һәм әһәмиятле комплекс ачылды. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен укыту-күнекмәләр уздыру үзәге.

Ул Лаеш районының Столбище авылы янында урнашкан һәм Россиядә әлегә бердәнбер шундый зур һәм заманча үзәк булачак. Ачылыш тантанасында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков катнаштылар.

Казанга Красноярск өлкәсе губернаторы да килгән иде. Алар да шушындый үзәк төзергә җыена. Заманча комплексның үзенчәлеге һәм әһәмияте турында Люция Нотфуллина сөйләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар