https://tnv.ru
15 Сентябрь 2026, 12:08
3
0
Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күргән йортларны төзекләндерә башладылар. Хәрәбәләрне аралыйлар, ватылган тәрәзәләрне куялар. Хастаханәдәгеләргә ярдәмгә Яр Чаллыдан табиблар җибәрелгән.
Бер мәктәпнең балалары бүген өйдән торып укыды. Кичә иртән булган һөҗүм вакытында сәнәгать объектлары да, кешеләр яши торган йортлар да зыян күргән. Ике кеше үлде, 14енең сәламәтлегенә зыян килгән. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов объектларны тиз арада торгызу, ихтыяҗы булган кешеләрне вакытлыча торак белән тәэмин итү бурычын куйды. Тикшерү комитеты бу хәлне теракт дип атады һәм җинаять эше ачты. Түбән Камадан Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0