Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ун балалы Шамсуллиннар гаиләсе сайлауда катнашты

Казанда ун балалы Шамсуллиннар гаиләсе сайлауда катнашты

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2026, 16:22

106

0

Казанда ун балалы Шамсуллиннар гаиләсе сайлауда катнашты
Ун бала тәрбияләүче Шамсуллиннар гаиләсе Казанның Салават Күпере микрорайонындагы 188нче «Бионика» лицеенда урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Ир белән хатын участокка ике баласы белән килгән, калганнары мәктәп экскурсиясендә булган.

«Мин кечкенәдән әнием белән сайлауларга йөри идем. Хәзер ирем һәм балаларым белән даими катнашабыз. Аларга үрнәк күрсәтергә тырышабыз», — дип сөйләде Ләйсән Шамсуллина.

Гаиләдә биш кыз һәм биш малай үсә. Олысына — 17, кечкенәсенә бер яшь. Шамсуллиннар Казанга күченгәнче Әлмәт районында яшәгән, шуңа күрә башкаладагы әлеге сайлау участогында беренче тапкыр тавыш биргән.

Гаилә башлыгы Фаат Шамсуллин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында коткаручы булып эшли, Ләйсән балалар тәрбияли. Балалар көрәш, футбол һәм ат спорты белән шөгыльләнә.

Быел гаилә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылган программа кысаларында Sollers Atlant автомобиле алган. Гаилә башлыгы хәзер «D» категорияле машина йөртү таныклыгына укый. Алга таба Шамсуллиннар Россия буйлап сәяхәткә чыгарга планлаштыра.

Фото: Наталья Рыбакова / «Татар-информ»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар