Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның 10 балалы Шамсуллиннар гаиләсе ТНВ эфирында кунак булды

Казанның 10 балалы Шамсуллиннар гаиләсе ТНВ эфирында кунак булды

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2026, 16:20

11

0

Казанның 10 балалы Шамсуллиннар гаиләсе ТНВ эфирында кунак булды
Казаннан 10 балалы Шамсуллиннар гаиләсе ТНВ каналындагы «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонының туры эфирында күпбалалы гаилә тормышы турында сөйләде.

Фаат һәм Ләйсән Шамсуллиннар үзләренең дә күпбалалы гаиләләрдә үсүен әйтте. «Без нәкъ ун бала әти-әнисе булырга максат куймадык. Шулай килеп чыкты. Балалар — безнең өчен шатлык», — диде Фаат.

Гаиләдә өй эшләрен әти-әни һәм өлкән балалар бергә башкара. Балаларга тәрбия бирүдә әби-бабайлар да ярдәм итә.

Быел Шамсуллиннар республикадан Sollers Atlant микроавтобусы алган. Әмма әлегә алар аңа тулы составта юлга чыга алмый: Фаатка D категорияле йөртү таныклыгы алырга кирәк.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар