Онлайн трансляция

Свернуть

Татьяна Ларионова Татарстан уңышының төп сәбәбен атады

Татьяна Ларионова Татарстан уңышының төп сәбәбен атады

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2026, 18:35

10

0

Татьяна Ларионова Татарстан уңышының төп сәбәбен атады
Россия Дәүләт Думасының VIII чакырылыш депутаты Татьяна Ларионова ТНВның «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында депутат мандатының зур җаваплылык булуын әйтте.

Депутатларның бурычы — халыкның тормыш сыйфатын яхшырта торган мөһим һәм нәтиҗәле законнар кабул итү.

Татарстан уңышының төп сәбәбе, Ларионова фикеренчә, — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге бердәм команда эше. Ул республикада 50дән артык социаль әһәмиятле проект тормышка ашырылуын искәртте. Алар арасында мәктәпләр һәм медицина учреждениеләрен төзү, капиталь ремонт, парклар, скверлар һәм җәмәгать киңлекләре булдыру бар.

Депутат шулай ук быелның беренче сигез аенда Татарстанның, аеруча беренче балалар туу күрсәткечләре буенча, уңай нәтиҗәләргә ирешкән төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар