https://tnv.ru
20 Сентябрь 2026, 21:25
17
0
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына сайлаулар тәмамлануга багышланган «Бергә булырга вакыт» фестивалендә республика халкына мөрәҗәгать итте.
«Сезнең гражданлык позициягез өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Сайлаулар бернинди кыенлыксыз, уңышлы узды. Бу — сезнең тормыш һәм гражданлык позициягезне күрсәтә», — дип ассызыклады Татарстан лидеры.
«Казан» гаилә үзәге янындагы фестиваль көн дәвамында уза һәм 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Концертта Мия Бойка, Татьяна Куртукова, «Кар-Мэн» һәм «Отпетые мошенники» төркемнәре чыгыш ясады. Бәйрәм программасын Салават Фәтхетдиновның чыгышы тәмамлый.

Бүлешергә
Комментарии 0