Онлайн трансляция

Свернуть

5 кеше гаепле: "Френдекс" пирамидасы эше буенча хөкем карары чыкты

5 кеше гаепле: "Френдекс" пирамидасы эше буенча хөкем карары чыкты

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2026, 11:01

8

0

5 кеше гаепле: "Френдекс" пирамидасы эше буенча хөкем карары чыкты
Казанның Вахитов районы суды "Френдекс" пирамидасы эше буенча хөкем карары чыгарды һәм 5 кешене гаепле дип тапты. Алар барысы да шушы финанс оешмасын төзүдә катнашканнар, дип санала.

Җинаять эше - оешкан төркем тарафыннан зур күләмдә кылынган мошенниклык маддәсе буенча каралды. Тикшерүчеләр ачыклаганча, аның әгъзалары 2020-2021нче елларда 11 төбәктә яшәүчеләрнең акчасын үзләштергән. Алар - Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Самара, Ульян һәм башка төбәкләрдән була. Прокуратура гаепләнүчеләрнең барысын бергә 42 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүне сорады. Суд моның белән килештеме? Утырыштан Динә Нәҗметдинова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар