Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан юлларында бер төндә ике җәяүле һәлак булган

Татарстан юлларында бер төндә ике җәяүле һәлак булган

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2026, 16:17

245

0

Татарстан юлларында бер төндә ике җәяүле һәлак булган
Узган төндә Татарстан юлларында ике фаҗига булган. Юл-транспорт һәлакәтләрендә ике җәяүле үлгән.

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, Тукай районында 51 яшьлек Audi йөртүчесе трассада 63 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Ул, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, машина юлына чыккан. Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз һәлак булган.

Яшел Үзән районында да шундый ук авария торак пункттан читтә булган. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.

50 яшьлек Honda йөртүчесе сүзләренчә, ир-ат автомобильләргә каршы якка, караңгыда барган. Шуңа күрә аны күрү мөмкин булмаган.

Ел башыннан бирле республика юлларында 235 кеше һәлак булган.

Фото: ГАИ РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар