Онлайн трансляция

Свернуть

28 сентябрьдә Казан үзәгендә юл хәрәкәте чикләнергә мөмкин

28 сентябрьдә Казан үзәгендә юл хәрәкәте чикләнергә мөмкин

https://tnv.ru

24 Сентябрь 2026, 15:33

35

0

28 сентябрьдә Казан үзәгендә юл хәрәкәте чикләнергә мөмкин
28 сентябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы көнендә, Казан үзәгендә транспорт хәрәкәте һәм парковка вакытлыча чикләнергә мөмкин.

Кирәк булган очракта чикләүләр 7:00дән 12:00гә кадәр түбәндәге участокларда гамәлдә булачак:

Пушкин урамы — Карл Маркс урамыннан Бассейная урамына кадәр, ике юнәлештә дә;

Театральная урамы — Тельман урамыннан Дзержинский урамына кадәр, ике юнәлештә дә;

Карл Маркс урамындагы муниципаль парковка — Пушкин урамыннан Театральная урамына кадәр.

Шул ук вакытта шәһәр үзәгендә электр самокатларында һәм велосипедларда хәрәкәт итү, шулай ук аларны парковкага кую да тыелачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар