https://tnv.ru
25 Сентябрь 2026, 14:15
8
0
15–21 сентябрьдә Татарстанда бензинның уртача бәясе литрына 71,81 сумнан 71,70 сумга төшкән. Бу мәгълүматны Росстат китерә.
Бәя бары тик АИ-92 маркалы бензинга кимегән — 26 тиенгә, литры 68,75 сумга кадәр. АИ-95 5 тиенгә кыйммәтләнгән һәм литры 78,88 сумга җиткән. Премиум маркаларның бәясе үзгәрмәгән — литры 99,25 сум.
Дизель ягулыгы 75 тиенгә арзанайган: литры 80,23 сум булган.
Татарстанда ягулык бәяләре гадәттә Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк. Округта бензинның уртача бәясе — литрына 75,75 сум, АИ-92 — 72,14, АИ-95 — 78,51, премиум маркалар — 101,51, дизель ягулыгы — 81,74 сум.
Ил буенча бензин бәясе 0,1 процентка артып, литрына 78,52 сумга җиткән. Дизель ягулыгы 0,7 процентка арзанайган — литры 87,37 сум булган.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0