Онлайн трансляция

Свернуть

Көектәге янгыннан соң күршеләр бәхәсе Югары судка кадәр барып җитте

Көектәге янгыннан соң күршеләр бәхәсе Югары судка кадәр барып җитте

https://tnv.ru

29 Сентябрь 2026, 09:05

9

0

Көектәге янгыннан соң күршеләр бәхәсе Югары судка кадәр барып җитте
3 ел элек чыккан янгын сәбәпле ике күрше арасында туган бәхәс хәзер Татарстанның Югары судында дәвам итә. 2023нче елның апрелендә билгесез кешеләр Питрәч районының Көек авылында корыган үләнгә ут төрткән.

Ул Фәимә Сафиуллинаның сараена каба, куршесе Ольга Михайлова йорты да өлешчә яна. Тикшерүчеләр аларның икесен дә зыян күрүчеләр дип таныган. Әмма пенсиядәге Фәимә Сафиуллинаның күршесе, аны янгын чыгаруда гаепли. Бер миллион 600 мең сум акча таләп иткән. Моның белән риза булмаган Фәимә ханым Югары судка мөрәҗәгать итә. Тулырак Илдус Хисмәтуллин репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар