https://tnv.ru
29 Сентябрь 2026, 10:04
140
0
Бу елның 6 аенда безнең Республикада 18 туклану урынының эшчәнлеген туктатканнар. Ай саен өч кафе ябылган дигән сүз. Кайдадыр - гигиена таләпләре үтәлмәгән, кайдадыр - хезмәткәрләр медицина тикшерүе узмаган - димәк, урамнан кергән кеше эшли, өченчеләрендә - яраклылык вакыты чыккан азык-төлектән ризык пешергәннәр. Иң аянычы - бу хилафлыклар кешеләр зыян күргәннән соң гына ачыклана.
Узган атнада Казанда булган хәл уйланырга мәҗбүр итте. Башкалада бер урында шаурма алып ашагач, 60 кеше хастаханәгә эләгә. Бу - соңгы ике елда агуланучылар саны буенча иң зур очрак. Күпне күргән Роспотребнадзор инспекторлары монда хәтта кайнар су юклыгын ачыклый, ә азык-төлекнең яраклылык вакыты чыккан була. Димәк, ташлыйсы чималдан әзерләгәннәр.
Менә сентябрьдә Яр Чаллыда суд карары бн "Хан плов" дигән кафены вакытлыча япканнар. Азык-төлектә эчәк таякчыгы табыла. Лаеш районында "Папо Карло" дигән кафеның эшчәнлеген 30 көнгә туктатканнар. Әлмәттәге "Венеция" кафесына дәгвалары бар. Без кайда тукланабыз? Ни өчен урамга чыккач ашап кайтам дип, бүген хастаханәгә эләгергә мөмкин? Һәм монда иң мөһим сорау - нигә кече бизнес мондый башбаштаклыкка бара? Инзилә Хөсәенов репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0