Татарстан Дәүләт Советына Фәрит Мөхәммәтшинга алмашка Фәрит Габделганиев килде! Кем ул һәм нинди максатлар куя?
https://tnv.ru
29 Сентябрь 2026, 12:19
136
0
Татарстан Дәүләт Советына бүген Фәрит Мөхәммәтшинга алмашка - Фәрит Габделганиев килде. Парламент өчен тарихи көн! Яңа җитәкченең кандидатурасын депутатлар бертавыштан диярлек кабул итте.
Фәрит Габделганиев - икътисадчы, фән докторы, Республикада башта экология, аннары икътисад министры булып эшләде. Соңыннан эшмәкәрләрнең хокукын яклады. Хәзер ул үзе өчен әле яңа өлкәгә - закон чыгару яссылыгына күчә. Моңарчы Дәүләт Советын 28 ел Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән иде, мартта ул аның Мактаулы рәисе булды, ә вазыйфаларны вакытлыча Марат Әхмәтов башкарып килде.
Яңа җитәкче билгеләнгән утырыштан - Люция Нотфуллина репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0