https://tnv.ru
30 Сентябрь 2026, 10:29
150
0
Чәршәмбе, 7 октябрьдә, Татарстанда халыкка хәбәр итү системасының әзерлеген планлы рәвештә тикшерәчәкләр. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
10:40та — республика, 10:44тә муниципаль дәрәҗәдә сиреналар кабызылачак. 10:43тә теле- һәм радиоканаллар аша тавышлы хәбәр тапшырылачак.
«ВНИМАНИЕ ВСЕМ!» сигналын ишеткәч, тавыш көчәйткечләрдән яңгыраган мәгълүматны тыңларга яки телевизор яки радио кабызырга кирәк.
Халыктан тынычлык саклауны сорыйлар. Сирена тавышын ишетмәвегез турында хәбәр итү кирәк түгел. Республикада гамәлдәге хәбәр итү системасы 1980 нче елларда ук булдырылган. Шуннан бирле шәһәр һәм районнарда яңа торак кварталлары барлыкка килгән.
Сирена тавышы барып җитмәгән урыннар да, электр сиреналары урнаштырылган нокталар да белгечләргә мәгълүм. 7 октябрьдә алар җиһазларның төзеклеген һәм хәбәр итү өчен җаваплы хезмәткәрләрнең гамәлләрен тикшерәчәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0