Онлайн трансляция

Свернуть

М-12 трассасында юл бәясе үзгәрде

М-12 трассасында юл бәясе үзгәрде

https://tnv.ru

08 Октябрь 2026, 10:20

12

0

М-12 трассасында юл бәясе үзгәрде
2026 елның 8 октябреннән М-12 «Көнчыгыш» трассасында түләүләр үзгәрде. Түләүле юл өлеше 7 чакрымга озайтылып, Шәле авылына кадәр җиткерелде. Бу хакта «Автодор» матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сокуры авылына таба борылыштан Шәлегә кадәр юл өчен беренче төркемдәге җиңел автомобильләрдән 99 сум, дүртенче төркемдәге йөк автомобильләреннән 279 сум алына.

Шәле–Баулы юлыннан трассаның төп юлына кермичә һәм түләү алу пункты аша узмыйча баручылар өчен юл элеккечә түләүсез калачак.

Яңартылган юл өлешендә авария комиссарлары хезмәте тәүлек әйләнәсендә эшләячәк. Юлны карап тоту һәм ремонтлау чыгымнары федераль бюджет акчаларын җәлеп итмичә, түләүле юлдан кергән табыш хисабына капланачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар