https://tnv.ru
21 Октябрь 2026, 14:05

Татарстанның автомобиль сәнәгате өчен мөһим вакыйга! Бүген Алабуганың Соллерс заводында яңа модельле машина тәкъдим иттеләр. Әлеге универсаль техниканы йөк ташу өчен дә, пассажирлар йөртү өчен дә кулланып булачак. Ул тулысынча үзебездә җыела.
Аны җитештерә башлауга хәер-фатыйханы Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде. "Сез иң катлаулы елларда завод коллективын саклап калып, эшне көйли алдыгыз. Хәзер Россия автомобиль сәнәгатенең әйдәп баручы җитештерү үзәкләренең берсе саналасыз" диде Рәис. Яңа автомобильне киләсе ел башыннан сатуга чыгарырга җыеналар. Монда илдәге моторлар җитештерүче иң зур завод та эшли.
Анда елына 200 мең двигатель ясала. Бүген җиңел машиналар өчен яңа төрлесен тәкъдим иттеләр. Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.

Бүлешергә
Комментарии 0