https://tnv.ru
26 Октябрь 2026, 14:40

Казанда Анжела Вавилова исемендәге фонд вакытлыча яшәү пансионаты төзи. Ул эшләп килүче «Наташа» хосписының икенче корпусы булачак.
Хоспистан аермалы буларак, пансионатта авыр диагнозлы пациентларны бер атнадан берничә айга кадәр вакытка калдырып торырга мөмкин булачак. Бина проекты әзер инде, төзелешне мартта башларга ниятлиләр.
Моннан тыш, биредә республикада беренче Паллиатив ярдәм һәм озын гомерлелек институты урнашачак. Проектны төгәлләү өчен фондка 300 миллион сум җитми. Аңа ничек ярдәм итеп булуы турында ТНВ хәбәрчесе Алена Струминская сөйләр.

Бүлешергә
Комментарии 0