https://tnv.ru
27 Октябрь 2026, 10:36

Татарстанның Аксубай районында «Чистай — Аксубай — Нурлат», Иске Мукшы — Кече Сүнчәләй юлының бер өлешен капиталь төзекләндерү тәмамланды. Яңартылган юл участогының озынлыгы 1,62 километр тәшкил итә.
Шулай ук Татарстанның Минзәлә районында «Минзәлә шәһәре әйләнгеч юлы» участогын капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Яңартылган юлның озынлыгы — 4,356 километр. Бу хакта «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Төзекләндерү барышында тузган юл өслеген фрезерлау, вак таш өстәп, булган катламны яңарту һәм юл өслегенең яңа катламнарын җәю эшләре башкарылды. Эшләр «Тормыш инфраструктурасы» милли проекты кысаларында үткәрелде.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0