Онлайн трансляция

Свернуть

Казан Digital Week: цифрлы технологияләр Татарстанга нинди мөмкинлекләр ача? | Адымнар

Казан Digital Week: цифрлы технологияләр Татарстанга нинди мөмкинлекләр ача? | Адымнар

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2026, 16:23

 Казан Digital Week: цифрлы технологияләр Татарстанга нинди мөмкинлекләр ача? | Адымнар
Татарстанда Казан Диджитал Вик - халыкара форумы тәмамланды. Ул цифралы технологияләр, инновацияләр өлкәсендә мөһим чара булып тора һәм кечкенә форматтан - шактый колачлы вакыйгага әйләнеп бара. Быел анда федераль министр Максуд Шадаев шәхсән катнашты һәм Вконтакте җитәкчелеге килде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. Хәзер иң мөһиме - күргәннәрдән файдалана башлау. Моның өчен ул - күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектлар арасыннан - безнең Республика икътисадының төрле юнәлешләренә һәм социаль өлкәгә яраклысын, районнар эшчәнлегендә кулланырдайларын сайлап алырга һәм гамәлгә кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Без форумда һәм аның күргәзмәсендә нәрсә күрдек? Заманча технологияләр җитештерү тармакларында да, милли мәгарифтә дә безнең дуска әйләнә ала. Алия Хәйретдинова Казан Диджитал Викта - татар өчен ихтыяҗ булган проектлар эзләде.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар