https://tnv.ru
03 Ноябрь 2026, 14:22

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе Казанның Челюскин урамындагы 48 йортта килеп чыккан хәлдән соң тикшерү үткәргән. "Кaзжилкомсервис" идарәче компаниясенә карата беркетмә төзелеп, административ эш кузгатылачак.
10 катлы бинаның тышкы яктан кирпечләре җимерелә. Алар газ торбасына төшеп - шартлау куркынычы бар диләр. Шуңа хәзер биредә зәнгәр ягулыкны бирүне туктатканнар. Монда торучылар өчен бу көтелмәгән хәл була. Инде бер атна нишләргә белмиләр. Ашарга бары тик электр җиһазларында гына әзерләргә туры килә. Фатирларга газны кайчан бирерләр? Торак-коммуналь хуҗалык һәм күзәтчелек органнары бу мәсьәләне ничек аңлата? Тулырак алдагы репортажда.

Бүлешергә
Комментарии 0