Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Сетевая компания"ның кулланучыларга хезмәт күрсәтү буенча яңа үзәге ачылды

Казанда "Сетевая компания"ның кулланучыларга хезмәт күрсәтү буенча яңа үзәге ачылды

https://tnv.ru

16 Октябрь 2019, 13:55

216

0

Калада андый 7 үзәк эшләп килә.

Казанда "Сетевая компания"ның кулланучыларга хезмәт күрсәтү буенча яңа үзәге ачылды
Казанда “Сетевая компания” ААҖ кулланучыларга хезмәт күрсәтү буенча җиденче үзәк ачылды. Татарстанның барлык эре шәһәрләрендәге мондый үзәкләр халык өчен бик кирәк. Алар энергия белән тәэмин итүгә бәйле күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә, консультация һәм квалификацияле белгечләр ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, һәр муниципаль районда кулланучылар белән эшләү өчен 42 пункт эшли. Моның белән “Сетевая компания” халыкка якынрак булырга һәм ярдәм итәргә тели.

Казанда “Сетевая компания” ААҖ кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең яңа үзәген “Победа”дип атадылар. Үзәк Җиңү проспекты, 139 йорт, 2 корпус торак комплексында урнашкан. Кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәге элек “Горки” дип йөртелгән һәм шул районда урнашкан. Хәзер ул кулланучы өчен күпкә якынрак һәм уңайлырак була торып.

Яңа офис компаниянең бердәм корпоратив стиле нигезендә рәсмиләштерелгән. Биредә гариза бирүчеләр өчен дә, аларга консультация бирүчеләр өчен дә барлык шартлар да тудырылган. Барлык консультантлар да үз эшләренең чын осталары.

“Чыдам, сабыр булырга кирәк. Гариза бирүче өлкән кеше булырга мөмкин, ә бәлки елый торган баласы белән яшь кыз. Чыдам һәм югары профессиональ булырга кирәк”, - диде “Победа” җитәкчесе Лиана Низамова.

Өлкән буын кешеләре өчен аралашу факторы аеруча мөһим. Әгәр яшьләргә сорауларга җавапны интернеттагы “Личный кабинет” аша гына табу кулайрак булса, пенсионерга кайчагында турыдан-туры белгечкә мөрәҗәгать итү җайлырак. Сүз уңаеннан, бу функция әлегә кадәр халыкта популяр. 2014 елдан башлап, “Сетевая компания” офислары төрле мәсьәләләр буенча кулланучыларның 800 меңгә якын мөрәҗәгатен кабул итте.

“Бирегә килүчеләр офисны матур, уңайлы, иркен, заманча диләр. Минемчә, гариза бирүчеләрдән канәгатьсезлек булмаячак”, - диде “Сетевая компания” ААҖ филиалы, кулланучыларга хезмәт күрсәтү дирекциясе директоры Рөстәм Дәүләтшин.

Архитекторлар һәм төзүчеләр офис матур гына түгел, ә функциональ булсын өчен тырыштылар. Шуңа да биредә барлык детальләр, вак-төякләр дә уйланылган. Иркен холл, керүдәге инфоматлар, уңайлы урындыклар. “Эшләргә уңайлы һәм бирегә киләсе килә торган урын булдырдык”, - ди “Мостафпроектстрой” генераль директорының беренче урынбасары Алексей Горбунов.

Шуңа күрә "Сетевая компания" барлык ресурсларга тоташтыру буенча комплекслы хезмәт тәкъдим итә. Тупланган тәҗрибә тоташуга гаризалар кабул итү, аларны киләчәктә эшкәртү һәм барлык тәэмин итүчеләргә ярдәм итү буенча бердәм үзәк булдыру процессын башлап җибәрергә мөмкинлек бирә.

“ТР Хөкүмәте чит илләрнең эш тәҗрибәсенә игътибар итәргә тиеш. Республиканың теләсә кайсы почмагында кулланучыны җәлеп итү өчен бөтен мөмкинлекләр, барлык программалар да булдырылган», - дип белдерде “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев.

Ә әлегә энергетиклар электр белән тәэмин итүнең барлык мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтәчәкләр. Шуңа күрә “Победа” үзәгенә килегез. Биредә сезне көтәләр һәм квалификацияле ярдәм күрсәтәчәкләр.

Реклама хокукларында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров