Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ телеканалында «Татарстанда эшләнгән» дигән яңа проект старт ала (видео)

ТНВ телеканалында «Татарстанда эшләнгән» дигән яңа проект старт ала (видео)

https://tnv.ru

06 Апрель 2020, 17:58

757

0

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе дөньяны яхшы якка үзгәртүчеләр турында сөйләячәк.

ТНВ телеканалында «Татарстанда эшләнгән» дигән яңа проект старт ала (видео)
ТНВ телеканалында һәм "Болгар радиосы" радиосында «Татарстанда эшләнгән» (Made in Tatarstan) акциясе старт ала.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе сатып алучыларга, кулланучыларга республикада җитештерелә торган продукциянең зур ассортименты турында мәгълүмат бирә, аның сыйфатын, бәянең өстенлеген, сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын күрсәтәчәк.

ТНВ тамашачылары «Татарстанда эшләнгән» (Made in Tatarstan) проекты кысаларында «7 дней», «Татарстан хәбәрләре», «Новости Татарстана», «Здравствуйте» һәм «Манзара» тапшыруларында республиканың иң яхшы оешмалары һәм товар җитештерүчеләре турында татар һәм рус телләрендә имидж һәм мәгълүмати сюжетлар күрәчәк. Иң яхшы товарлар турында "Болгар радиосы" радиосы тыңлаучылары ишетәчәк.

Проект якшәмбе көнне ТНВ “7 дней” тапшыруында старт алды.

- Бернигә дә карамастан җитештерүләрен, иҗатларын дәвам итүчеләр турында сөйләячәкбез. Без Татарстан индустриясе гигантларыннан түгел, ә инде 60 ел уңышлы эшләп килүче Яшел Үзән икмәк комбинатыннан башларга булдык. Алар берничә кризис кичерде, тик беркайчан да икмәк пешерүне туктатмады, - дип белдерде ТНВ генераль директоры Илшат Әминов ТНВ эфирында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров