https://tnv.ru
29 Август 2025, 15:43
274
0

Бүген, Татарстан Республикасы көне алдыннан, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Мәскәүдәге корпункт директоры Динә Газалиева "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды.
Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстанның дәрәҗәле бүләкләрен тапшырды. Алар арасында - хезмәт ветераннары, СВОда катнашучы хәрбиләр, күпбалалы гаилә, галимнәр һәм артистлар, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, табиблар һәм журналистлар - барлыгы 56 кеше.
Динә Газалиева экраннар аша Татарстанның чил илләр белән элемтәләре, халыкара аренада тоткан урыны турында тәфсилләп сөйли. Журналистикада беренче адымнары өчен әнисе - шулай ук танылган каләм иясе Роза Газалиевага рәхмәтле ул.
Фото: rais.tatarstan.ru
Бүлешергә
Комментарии 0