Онлайн трансляция

Свернуть

Динә Газалиева "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды

Динә Газалиева "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды

https://tnv.ru

29 Август 2025, 15:43

Бүген, Татарстан Республикасы көне алдыннан, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Мәскәүдәге корпункт директоры Динә Газалиева "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды.

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстанның дәрәҗәле бүләкләрен тапшырды. Алар арасында - хезмәт ветераннары, СВОда катнашучы хәрбиләр, күпбалалы гаилә, галимнәр һәм артистлар, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, табиблар һәм журналистлар - барлыгы 56 кеше.

Динә Газалиева экраннар аша Татарстанның чил илләр белән элемтәләре, халыкара аренада тоткан урыны турында тәфсилләп сөйли. Журналистикада беренче адымнары өчен әнисе - шулай ук танылган каләм иясе Роза Газалиевага рәхмәтле ул.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар