Онлайн трансляция

Свернуть

14 сентябрьдә ТНВ каналында иртәнге тугыздан башлап һәр сәгать саен 11 айфон һәм 2 Соллерс автомобиле уйнатылачак

14 сентябрьдә ТНВ каналында иртәнге тугыздан башлап һәр сәгать саен 11 айфон һәм 2 Соллерс автомобиле уйнатылачак

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2025, 10:19

22

0

14 сентябрьдә ТНВ каналында иртәнге тугыздан башлап һәр сәгать саен 11 айфон һәм 2 Соллерс автомобиле уйнатылачак

14 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә ТНВ һәм ТНВ-Планета каналларында "Мин яратам сине, Татарстан" дигән 14 сәгатьлек телемарафон узачак.

 Анда республиканың казаныш һәм җиңүләре, тырыш кешеләре, зур гаиләләре һәм заманча проектлары хакында сөйлиләр. Көн дәвамында студиягә 150 кунак киләчәк. Марафон Татарстанның камера хоры башкаруындагы "Мин яратам сине, Татарстан!" җыры белән башлана. Аның ясалма интеллект үзгәрткән вариантын да тыңлап булачак.

Телемарафонда "Сайлауга гаилә белән барабыз" фотоконкурсында җиңүчеләрне игълан итәчәкләр. Иртәнге тугыздан башлап һәр сәгать саен 11 айфон һәм 2 Соллерс автомобиле уйнатыла. 

Яңалыклар хезмәтенең махсус чыгарылышларында сайлау участокларыннан репортажлар карарга мөмкин, халыкның тавыш бирүдә ничек катнашуын һәм сайлауның беренче нәтиҗәсен белеп була.

   

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар