https://tnv.ru
20 Октябрь 2025, 12:10
17
0

Узган ел ТНВда иң югары рейтинг җыйган "Музыкаль Сабантуй" - эфирга кайта. Киләсе шимбәдән аның икенче сезоны башланып китәчәк. Әлеге проект татар телевидениесе өчен яңалык булды. Ул тамашачыга өр-яңа формат тәкдим итте. Шоу-бизнес йолдызлары катнашында, телевидениенең заманча мөмкинлекләрен файдаланып әзерләнгән тамаша - телетапшырулар программасына жанр ягыннан яңалык булып керде. Узган сезонда аны хәтта хоккейдан да күбрәк караганнар.
Музыкаль Сабантуй келәмендә ике буын артистларының очрашуы, берсенең моннан 20-30 ел популяр булган, димәк, татар эстрадасының алтын фондына кереп калган җырларын башкаруы, икенчесенең хәзер ротациядән төшмәгән хитларын алып чыгуы һәм хәзерге яшь тамашачы өчен кызыклы булуы, бер-берсенең җырларын алмашып башкарулары, көтелмәгән дуэтлар - аны халыкчан итә. Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Туган телләрне саклау комиссиясе әлеге проектка икенче елын финанс ярдәм күрсәтеп, халкыбызның мәдәни мирасын татар тамашачысына яңа форматта җиткерү мөмкинлеге бирде.
Җырлы көрәш келәменнән - Инзилә Хөсәенова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0