https://tnv.ru
18 Ноябрь 2025, 16:25
9
0

Татар музыка дөньясының мөһим һәм көтеп алынган вакыйгасына бер ай вакыт калып бара. 13 декабрьдә Казанда "Болгар радиосы"ның милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы гөрлиячәк. 30дан артык артист сәхнәгә чыгарга әзерләнә.
Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова һәм башкалар. Аларның җырлары ел дәвамында "Болгар радиосы" дулкыннарыннан өзелми. Премия үзе күптән инде Татарстанның милли брендына әверелде. Җырлы тантананы күрер өчен республикадан гына түгел, башка төбәкләрдән дә киләләр.
Билетларның 90%ты сатылган. Быелгы премиянең үзенчәлекләре нидә, тамашачыны нинди сюрпризлар көтә? - Тантанага әзерлекне Сиринә Васильева күреп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0