Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган “Илһам” сериалы өчен кастинг бара

Казанда Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган “Илһам” сериалы өчен кастинг бара

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2025, 11:30

5

0

Казанда Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган “Илһам” сериалы өчен кастинг бара

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның тууына 90 ел булу уңаеннан безнең телеканал зур проектка алынды. “Ватан. 21нче гасыр” кинокомпаниясе "Илһам" дигән сериал төшерәчәк.

 Ул Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән әзерләнә. Бүген сериалда катнашырга теләүчеләр өчен кастинг башланып китте. 

Әлеге фильм милләтебезнең сандугачы, татарның бөек җырчысы Илһам Шакировның шәхси һәм иҗади тормышын колачлый. Моңарчы билгеле булмаган кайбер мәгълүматны ФСБ ветераны Расих Шәйхелисламов ачып салган. Ул фильмда киңәшче буларак катнаша. Кастингтан Инзилә Хөсәенова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар