https://tnv.ru
15 Декабрь 2025, 10:29
372
0

Бүген ТНВ каналы бинасына "Илһам" сериалында Илһам Шакиров ролен башкарачак актер килде, контрактка кул куйды һәм җырчының киемнәрен киеп карады.
Шулай итеп, "Ватан XXI гасыр" кинокомпаниясе "Илһам" сериалында төп рольне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актеры Марсель Мөсәвиров башкарачак.
Фотодагы киемнәр, чемоданнар - Илһам абыйныкы. Алар хәзер дә модадан төшеп калмаган, Марсельгә туры килеп тора, нәкъ үзенә тегелгән шикелле.
Сериал Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланачак һәм артистның формалашуы, халыкара гастрольләре, беренче язмалары һәм иҗади эзләнүләре чорын тасвирлый.
Өч сериядән торган фильм "Ватан XXI гасыр" кинокомпаниясе тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм шәхсән аның рәисе Марат Әхмәтов һәм ТНВ каналы ярдәме белән төшерелә.
Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Бүлешергә
Комментарии 0